Бүген шәһәр хезмәтләре тарафыннан шәһәр пляжын кабул итү үткәрелде. Торак коммуналь хуҗалык идарәсе, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре Табиев исемендәге яр буен карап уздылар, буйкалар, коткару вышкалары булуларын тикшерделәр. Ял итү өчен урында иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр коткаручылар кизү тора – берсе вышкада, икенчесе пляж территориясен урап уза. Еш кына балалар югала, бу очракта коткаручылар ата-аналарын яки озатып йөрүче кешеләрен табарга булыша. Бүген коткаручыларга таныклыклар – эшкә рөхсәт кәгазьләре тапшырылды.
Моннан тыш, яр буе видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителгән, трансляция «Имин шәһәр» программасы буенча алып барыла, өстәмә рәвештә полиция хезмәткәрләре тарафыннан кизү тору оештырылган.
Су коену сезоны алдыннан судагы да, су астындагы да территория җыештырылды. Тиздән Табиев исемендәге яр буена өстәмә 10 КАМАЗдан артык елга комы кайтарылачак, пляжны даими рәвештә – иртән һәм кичен җыештыралар, әмма ял итүчеләрдән үзләреннән соң чүп-чар калдырмау сорала.
«Пляжны оештырганда һәм эксплуатацияләгәндә аерым таләпләр куела. Бүген шәһәр пляжын кабул итү үткәрелә: әзерлек һәм оештыру нормаларын үтәп, ярларны коткару элементлары, җиһазлар белән тәэмин итү бара, - дип уртаклашты Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Зиннур Мостафин. - Узган елдагы кебек үк, Табиев исемендәге яр буенда һәм «SunDale»да, «Лесная сказка» ял базасында шәһәр пляжларын ачу планлаштырыла, калган пляжлар ял итү өчен җиһазландырылган урыннар булып санала».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 май 2022, 16:29