Хөрмәтле чаллылылар!
Кадерле балалар!
Сезне чын күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Бу якты бәйрәм өлкәннәргә балаларның – безнең киләчәгебез, горурлыгыбыз һәм тормыш мәгънәсе булганлыгын искә төшерә. Нәкъ менә шуңа күрә һәр өлкән кешенең туры бурычы, җаваплылыгы – балалар бәхетле, сәләтләрен тормышка ашыра алсын, алга киткән шәхес булсын өчен бөтен көчен кую.
Бәхетле балачак өчен шартлар тудыру, яшь чаллылыларга лаеклы кешеләр булып үсәргә ярдәм итү өчен күп нәрсәләр эшләнелә. Яр Чаллыда яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, үсеш үзәкләре һәм спорт мәйданчыклары булдырыла, бассейннар, стадионнар ремонтлана, яңа шәһәр иҗтимагый киңлекләре барлыкка килә.
Һөнәрләренә гашыйк искиткеч педагоглар балаларга музыка, сәнгать мәктәпләрендә, спорт студияләрендә, фәнни һәм иреклелек түгәрәкләрендә үз осталыкларын табарга ярдәм итә.
Шәһәр ярдәме нинди генә булмасын, балада иң мөһим кыйммәтләрне гаиләсе тәрбияли. Яр Чаллы һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренең иң яхшы традицияләрендә, ныклы, тату гаилә кыйммәтләрен сеңдереп, яшь буынны мәхәббәт һәм игътибарлылык белән тәрбияләгән гаиләләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Тәрбиягә бала алган ата – аналарга аерым зур рәхмәт, алар авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уңайлы шартлар тудыралар һәм балага балачак бүләк итәләр.
Хөрмәтле чаллылылар! Безнең уртак тырышлыгыбыз, игътибарлыгыбыз, кайгыртучанлыгыбыз һәм мәхәббәтебез Татарстан Республикасының, бөек Россиянең лаеклы,алга таба да Ватанны үстерергә әзер булган гражданнарын тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, ә балаларга искиткеч җәйге каникуллар телим!
Иң изге теләкләр белән, Яр Чаллы шәһәре мэры Н.Г. Мәһдиев

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 08:17



