Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьлары яшь чаллылыларны кабул итә башлады. Бу җәйдә 51 мәктәп базасында 7 800 бала өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.

1 230 бала «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм «Жемчужина» шифаханәсендә ял итәчәк.  

Профильле сменаларда 4 300 бала ял итәргә планлаштыра. Бу – өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшьләр сәясәте учреждениеләре, физик культура һәм спорт учреждениеләре тарафыннан оештырылган тематик сменалар. Алар Тукай районында һәм Яр Чаллыда шәһәр читендәге лагерьларда узачак.

Шәһәрдә җәйге ялны оештыруга 240 млн сумнан артык акча каралган: республика, шәһәр бюджетларыннан, предприятиеләр, оешмалар һәм мәҗбүри ата-аналар кертемнәре хисабыннан.  

Шулай ук быел авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен 295 урын бүлеп бирелгән.

Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 09:00