2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында конкурс нигезендә сәнгать-эстетик юнәлештәге уку йортларының 40 иң сәләтле һәм хезмәт сөючән тәрбияләнүчесе сайлап алынды. Шуларның 12се – Яр Чаллы укучылары.
2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең балалар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында тугыз бала иң сәләтлеләр дип табылды: Григорий Тюлеманов – 1 нче балалар музыка мәктәбе, Динар Сабирҗанов – 2 нче балалар музыка мәктәбе, София Балаева – 3 нче балалар музыка мәктәбе, Татьяна Куманеева – 4 нче балалар музыка мәктәбе, Камил Харисов – 5 нче балалар музыка мәктәбе, Таһир Гыйлемханов – С.Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе, Роман Хөснетдинов – Балалар сәнгать мәктәбе, Матвей Селезнев – Балалар хореография мәктәбе, Марк Рябов – Балалар театр сәнгате мәктәбе.
Иң яхшылар арасында шулай ук Яр Чаллы сәнгать көллиятенең өч студенты – Екатерина Букатина, Рүзәл Архамов, Алинә Нуруллина.
Стипендияләр укуда һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән сәнгать мәктәпләре сәләтле укучыларына һәм студентларына ярдәм итү максатларында бирелә.
Стипендиянең күләме балалар сәнгать мәктәпләре укучылары өчен 15 350 сум һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 17 200 сум тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 09:18