Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Украинада махсус операция барышында һәлак булган Василий Маковеевны соңгы юлга озаттылар. 56 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан 2022 елның 21 апрелендә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була. Василий Викторовичның хатыны һәм өч баласы калды.

Хушлашуда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Василий Викторович фронтка үз теләге белән киткән, бу аның холкы турында сөйли.

«Ул, балаларны, хатын-кызларны, картларны снаряд, бомбалардан саклау өчен, үз теләге белән фронтка китте.  Ул илебезне, республикабызны, гади кешеләрнең тормыш хокукын, Ватаныбыз турында тарихи дөреслекне саклап калу өчен үз тормышы белән корбан итте».

ТР премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин Татарстан Республикасы президенты һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Барлык оештыру мәсьәләләрен Башкарма комитет үз өстенә алды. Василий Маковеевны соңгы юлга корал залплары белән озаталар.

Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 11:59