Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Миңнесорур Хуҗи кызы Хуҗина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Миңнесорур Хуҗи кызы ТАССРның Сарман районы Мортышбаш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда ук укырга керә һәм мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң Бөгелмәдә сәүдә училищесын тәмамлый һәм гомер буе сәүдә өлкәсендә эшли. Яр Чаллы шәһәрендә 1961 елдан бирле яши.
Ире белән кызларын тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ветеранны 1 оныгы һәм 1 оныкчыгы сөендерә. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Дөррия Нуриәхмәт кызы Сәгъдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Дөррия Нуриәхмәт кызы ТАССРның Сарман районы Шыгай авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1945 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1955 елда Нариман Салих улына кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Дөррия Нуриәхмәт кызы «Сельхозтехника» предприятиесендә эшли.
Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр, 8 оныклары бар.
Дөррия Нуриәхмәт кызы Сәгъдиева Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 июнь 2022, 14:14



