Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Балаларны яклау көнендә шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда чаралар үткәрү матур традициягә әверелде.

Балалар һәм ата-аналар өчен «Шәһәр тарихы» музее буйлап экскурсия үткәрелде. Фәнни хезмәткәр Кама буе хайваннар дөньясы, край халыклары этнографиясе, археология турында сөйләде.

Экскурсиядән тыш, балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс үткәрелде, аның кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә дага ясадылар. Балалар керамик эшләнмәләр ясау нечкәлекләрен үзләштерделәр. Мастер-класс тәмамлангач, һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды. 

Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 10:51