Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды. Депутатлар беренче мәсьәлә буларак мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына ремонтлау турында фикер алыштылар. Доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин чыгыш ясады.

Шулай итеп, авария хәлендәге ремонт-төзелеш эшләрен башкаруга һәм күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен бетерүгә мәгариф оешмаларына 120 млн сумнан артык акча каралган. Бу суммага җылылык белән тәэмин итү системаларын, түбә һәм идәннәрне, эвакуация баскычларын ремонтлау, тәрәзә блокларын алыштыру буенча эшләр планлаштырылган.

Укучыларның, тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тәэмин итү, белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында 2022 елда муниципаль бюджет хисабына 65 млн сумнан артык эш планлаштырылган. Бу суммага 12 мәктәптә һәм алты балалар бакчасында коймалар алыштырылачак, 18 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә өстәмә видеокамералар урнаштырылачак, 118 балалар бакчасында беренче кат ишекләренә электрон йозаклар куелачак, 19 нчы мәктәптә сак посты оештырылачак.  

Белем бирү оешмаларында барлык ремонт эшләрен 1 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Утырыш барышында шулай ук педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә каралды. Кадрлар белән тәэмин итү өчен югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре белән даими эш алып барыла.

«Бүген шәһәрнең ике мәктәбендә: 42 нче һәм 56 нчы мәктәпләрдә педагогик класслар эшли. Киләсе елда тагын 12 белем бирү учреждениесендә – 6, 9, 13, 15, 23, 18, 37, 39, 40, 41, 52, 58 нче мәктәпләрдә педагогик сыйныфлар ачу планлаштырыл», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.  

Барлыгы 820 чыгарылыш курс студентлары педагогик белгечлекләр буенча белем ала, алар арасында 43 студент – максатчан контракт буенча. Алар ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия ала.

Пәнҗешәмбе, 2 июнь 2022, 14:48