Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды.

«Имин шәһәр» системасы эше турында Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, «Имин шәһәр» системасына 3 меңгә якын камера тоташтырылган, шул ук вакытта видеокүзәтү чаралары саны шәһәр территориясен киңәйтүгә карап арта. Җәмәгать киңлекләрендә: паркларда, скверларда, бульварларда, җир асты кичүләрендә дә видеокүзәтүне оештыру дәвам итә. Шулай ук 10 паркта сак пунктлары урнаштырылган, аларда видеокүзәтү камераларын карау өчен эш урыннары оештырылган.

Торак комплексларда камералар санын арттыру планлаштырыла. «Таттелеком» белән берлектә урнаштырыла торган домофон камераларыннан тыш, видеокүзәтү камералары күпфатирлы йортларның почмакларында, балалар мәйданчыкларында урнаштырылачак.

Балалар иминлеген тәэмин итү темасын мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин дәвам итте. Ул шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләре периметры буенча видеокүзәтү урнаштырылуын, тәүлек буе эшли торган сигнализация төймәләре барлыгын искә төшерде. Барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә үзәк керү урыннарында электройозаклар урнаштырылган.

Җомга, 3 июнь 2022, 10:27