3-5 июньдә Яр Чаллы «Техногород» кубогына автокросс буенча Россия беренчелеге этабын кабул итә. Шәһәребез Россия этабын иң көчле яшь спортчыларны җәлеп итеп, инде дүртенче ел рәттән үткәрә. Бөтен илдән: Мәскәү, Самара, Тольятти, Воронеж, Ржев, Татарстанның һәм Удмуртиянең төрле торак пунктларыннан гаризалар килеп ирешкән. Бу – автокросс буенча Россия беренчелегенең икенче этабы. Алдагысы 18-20 мартта Грозный шәһәрендә узды. Барлыгы сезонда автокросс буенча 6 этап үткәрү планлаштырылган.
Яр Чаллыда узган ярышларда спортчылар биш спорт классында «ОКА» һәм багги: Д3-Микро, Д3-Мини, Д3-250, Д3-450, Д2-Юниор (ОКА) автомобильләрендә чыгыш ясаячак. «Д3-Микро» классының иң кечкенә катнашучыларына – 6-8 яшь. Иң өлкәннәр (12-15 яшь) двигателе 450 куб.см һәм егәрлеге 43 л/с булган яңа һәм иң куәтле «Д3-450» классында ярышачак.
Ярышлар «Вираж» автодромының 950 метр озынлыктагы грунт трассасында уза. Бәйгене ачу тантанасы 4 июньдә 11:30 сәгатьтә планлаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 июнь 2022, 11:49