Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Килешү татарстанлыларны хокукый агарту һәм югары иҗтимагый әһәмияткә яки массакүләм әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирә. Килешү кысаларында хокук бозуларны булдырмый калу яки тиз арада аларга җавап бирү өчен уртак чаралар каралган.

«Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар  - бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр һәм түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль.  Безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк», - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин. 

Җомга, 3 июнь 2022, 14:13