Мы в социальных сетях

Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумының гариза бирү кампаниясе 7 июньгә кадәр озайтылды.


Форум 2022 елның 21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсендә, Мастрюков күлләре Фестиваль паркында узачак.

Быел Форумны уздыру темасы «Россия халыклары бердәмлеге». Форумның барлык чаралары: тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәкара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, ярминкәләр, инициативалар ярминкәләре, турнирлар, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәсендәге экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары әлеге темага багышланган булачак. 

Җомга, 3 июнь 2022, 14:39