Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Тукай районында Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең күчмә утырышы узды.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, республика муниципалитетлары катнашында узган утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның барышы булды.  

«Татарстан Республикасында 2021 ел башына газификация дәрәҗәсе 99,6 процентка җитте, шул ук вакытта газификациянең югары күрсәткечләре шәһәрләр өчен дә, авыллар өчен дә тәэмин ителгән. Шул ук вакытта, 2021 елның 1 августына 903 торак пункттагы 18 164 йорт потенциаль рәвештә газ белән тәэмин ителергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән социаль газлаштыру программасы минем туган Татарстаным өчен бик мөһим», - дип шәрехләде Когогина.

26 майга гражданнар тарафыннан 14 242 гариза бирелгән (шуларның 9746сы кабул ителгән), «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тарафыннан 7 231 килешү төзелгән, 2 988 килешү буенча газ җибәрүгә әзерлек тәэмин ителгән, 608 килешү буенча газга тоташтыру үткәрелгән. Гомумән алганда, Татарстанда газлаштыру программасы 7 млрд сумнан артык суммага тормышка ашырыла, шул исәптән махсус өстәмә һәм Бердәм газификация операторы чараларын исәпкә алып.  

«Безнең республикада, гомумфедераль программага өстәмә рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, I һәм II төркем инвалидларына, инвалид балалары булган гаиләләргә, түбән керемле гаиләләргә йорт эчендәге газ чыгымнарын түләүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга 80 мең сумга кадәр субсидия гамәлдә. Бу максатларга 195 млн сум юнәлдереләчәк», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина. 

Утырыш барышында Татарстан Республикасында газификацияләү буенча агымдагы эш нәтиҗәләре, гражданнар газ җибәрүгә әзерлекне тәэмин итү буенча чаралар үткәрү буенча муниципаль берәмлекләр эшендә уңай тәҗрибә һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Җомга, 3 июнь 2022, 15:31