Чәршәмбе, 27 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2022 елда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен дәүләт бюджетыннан матди ярдәм рәвешендә 6,3 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 11,6 млн сум бүлеп бирелгән.

Шулай итеп, ике сәгатьлек эш көнендә хезмәт хакы аена 5 989 сум тәшкил итәчәк.

Укучылар Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге аша эшкә урнаша алалар. Аларның эше мәгариф учреждениеләре, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ территорияләрендә оештырылачак.

Эш бирүчеләр белән шәхси сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча, "Рәсәй эше" кадрлар үзәге аша шәһәр предприятиеләрендә 400 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Укучылар «Чаллы икмәге сәүдә йорты», «Чаллы су каналы», «Сатурн», «КОРИБ» кебек оешмаларда, шулай ук «КАМАЗ»ААҖның Двигательләр заводында һәм Пресс-рама заводында эшләячәк.  

Дүшәмбе, 6 июнь 2022, 08:42