Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе шәһәр эшмәкәрләренең бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү структурасы учреждениеләре белән очрашулары циклын яңадан башлап җибәрә.  

Очрашу кысаларында мастер-класслар, нетворкинглар, семинарлар, бизнеска ярдәм итү чаралары, конкурслар һәм грантлар турында фикер алышу һәм анонслар каралган.

Якындагы очрашу 8 июньдә үткәреләчәк. Катнашучылар түбәндәге сораулар буенча фикер алыша алачаклар:

- бизнеска ярдәм итү чараларында нинди үзгәрешләр булды;

- продукция һәм хезмәтләрне алга этәрү өлкәсендә кем бушлай ярдәм итә ала;

- шәһәрдә нинди коворкинглар бар һәм алар ни өчен кирәк;

- коворкингларда эшләү өчен дәүләт нинди субсидияләр бирә.

Бу кемгә кызыклы булачак:

- Яр Чаллыда яшәүче 3 мең эшмәкәр дәүләттән ярдәм рәвешендә 9 миллиард сумга якын акчаны ни рәвешле алганын белергә теләүчеләргә;

- коворкинг хуҗаларына һәм аларга әверелергә теләүчеләргә;

- үзмәшгуль, уңайлы эш урынын эзләү белән мәшгульләргә;

- бизнес-идеяләрне тормышка ашыруга ярдәм итүгә мохтаҗ эшмәкәрләргә.

Катнашу шартлы-бушлай, бары тик бизнес-ланч өчен генә түләргә кирәк. Аны түбәндәге сылтама буенча сайларга мөмкин:

https://vk.com/wall-8066905_39549

Урыннар саны чикле.

Җомга, 3 июнь 2022, 17:51