Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Тантаналар сараенда бәйрәм чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады: «Бүген бу залда шәһәребезнең олы йөрәкле кешеләре җыелды. Сез сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларны, шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләрен, балалары булган гаиләләрне армый-талмый кайгыртасыз. Кешеләргә карата сабырлык, игътибарлылык күрсәтеп, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булуыгызны белдереп, сүз белән дә, эш белән дә булышасыз. Яр Чаллының социаль яклау учреждениеләрендә йөрәк кушуы буенча һөнәрләрен сайлаган кешеләр хезмәт куя. Мондый эш түземлекне, чит кешенең кайгысын аңлауны, сабыр һәм мәрхәмәтле булуны таләп итә. Бу рухи сыйфатларга һәр кеше дә ия түгел», - диде ул.


Фәрид Салахов социаль яклау учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.




При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 июнь 2022, 16:36