Яр Чаллыда перинаталь фотограф Диләрә Эстринаның күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Тантаналар сараенда урнашкан, 20дән артык эштән тора. Барлык рәсемнәрдә дә яңа туган сабыйларның дөньяга килү бәхетле мизгелләре сурәтләнгән. Хәзер әлеге хезмәттән Кама балалар медицина үзәгендә бала табучы хатын-кызлар файдалана ала. Күргәзмә «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» конкурсында Диләрә Эстринаның җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Россия көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә эшләр белән танышты.
Диләрә мэрга фотога төшерү эшләре ничек барганын һәм булачак әтиләрнең дә бала табуда катнашуларын сөйләп үтте.
Диләрә Эстрина 2018 елдан бирле мондый юнәлештәге фотолар белән шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән барлыкка килде, нәкъ менә ул шундый күргәзмәне оештырырга тәкъдим итте.
Күргәзмә июнь ае буе Тантаналар сарае эш сәгатьләрендә эшләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 16:12