Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең оештыру җыелышы узды. Көн тәртибендә Яр Чаллы бүлекчәсе рәисен раслау мәсьәләсе торды. 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов татар зыялылары исеменнән ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин кандидатурасын тәкъдим итте. Җыелган мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре вәкилләре һәм бүлекчәнең битараф булмаган әгъзалары бертавыштан язучы кандидатурасын расладылар. 

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе буларак билгеләнгән Факил Сафин үз чыгышында җәмәгатьчелеккә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәргә вәгъдә итте. Шулай ук ул бүлекнең структурасын, иерархиясен тәкъдим итте, барлыгы 9 комиссия эшчәнлеге каралган. 

Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 15:07