Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуга керештеләр. Экологик проектны тормышка ашыру турында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.

Билгеләп үтик, эшләр «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проекты буенча старт алды.

"2021 елда Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов килгән иде. Бу очрашуда 3 800 метр озынлыктагы Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту буенча проект-смета документациясе эшләнәлеше турында килешүгә ирешеп булды", - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов.

Масштаблы эшләр ике участокта башкарылачак. Беренче участок Түбән Кама сусаклагычы терәге зонасында урнашкан, аның озынлыгы 1450 метр һәм ул федераль карамакта тора.

2021 елда дәүләт экспертизасын узган һәм уңай нәтиҗә алган проект-смета документациясе нигезендә, беренче участокта эшләрнең бәясе 134 млн сум тәшкил итәчәк.  Әлеге эшләргә акча федераль бюджеттан биреләчәк.

"Бу участокта эшләр бара, дәүләт контракты бар. Эшләрне «Средволгаводхоз» башкара. Эшләр барышында без 15 га мәйданнан 58 мең куб. метрга якын су төбе калдыкларын чистартырга, 5000 куб. метр территориядә су үсемлекләрен җыярга планлаштырабыз.  Болар барысы да чистартылып, елга территориясеннән чыгарылачак. Нәтиҗәдә, елганың гидрологик үзлекләре яхшырачак, су агымы һәм гомумән елга торышы яхшырачак", – дип аңлатты Фәрид Салахов.

Икенче участок сусаклагыч терәгеннән соң урнашкан, ул 3350 метр озынлыкта һәм муниципаль карамакта тора. Әлеге участокта елганың экологик торышын яхшырту буенча проект документлары Башкарма комитет заказы буенча әзерләнде. Биредә 313 млн сумлык эшләр башкарылачак.  

Эшләр кысаларында шулай ук елгага ага торган яңгыр сулары канализацияләрен чистарту күздә тотыла. Бу юнәлештә эш 2020 елда башланган иде. Замелекесьеда ике локаль чистарту корылмасы төзелде.

«Быел күпер кичүен ремонтлау кысаларында тагын ике локаль чистарту корылмасы файдалануга тапшырылачак. Шулай ук шәһәр бюджеты хисабына тагын ике чистарту корылмасы төзелешенә проект-смета документациясе эшләнелде», - дип хәбәр итте Фәрид Салахов. 

Пәнҗешәмбе, 9 июнь 2022, 15:29