Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында, 12 июнь – Россия көнендә, мәдәният һәм ял паркында шәһәр халкын һәм кунакларын концерт программасы белән каршы алдылар. Паркта "Энергетик" мәдәният сарае һәм "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты артистлары чыгышлары яңгырады.

Шәһәр халкы һәм кунаклары "Россия флагы" мастер-классларында, "Россия – безнең бердәм йортыбыз" викторинасында катнаштылар.  10 нчы мәктәп активистлары шарлар тарату буенча патриотик акция оештырдылар. Тарихи-туган якны өйрәнү музее "Камаз-Мастер" күргәзмәсен, Шәһәр үзәк китапханәсе китаплар күргәзмәсен оештырды, ә аниматорлар нәниләрнең күңелләрен ачтылар.  

Бәйрәм белән барлык катнашучыларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков котладылар. Чарада 400дән артык кеше катнашты.  

Җиңү паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Камаз» мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективлары тарафыннан «Бөек Россия» бәйрәм программасы тәкъдим ителде.  

Чарада сәламләү сүзе белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов чыгыш ясады: «...Бүген – Россиягә карата горурлык һәм хөрмәт көне. Ватанга мәхәббәт һәр гражданинны берләштерә».  

Россия көне дәүләт бәйрәме уңаеннан «Без – Россия гражданнары» акциясе кысаларында 14 яше тулган чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе гражданинының төп документына кушып истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Бәйрәмнең һәр катнашучысына «Заман» яшьләр үзәге активистлары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы триколор тасмаларын һәм шарлар тапшырдылар.

Бәйрәм кунакларына һәм халкына Яр Чаллы циркыннан уен программасы тәкъдим ителде. 

Дүшәмбе, 13 июнь 2022, 13:01