16 июньдә 18:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә «Сабан туе гүзәле» конкурсының финалы узачак. 2022 елгы Сабантуйның төп гүзәле титулы өчен 12 кеше көрәшәчәк. Гүзәл затлар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре. Хәзер конкурсантлар актив рәвештә финалга әзерләнәләр. Кызлар белән вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча педагоглар; режиссер, модельерлар һәм визажистлар эшли.
Конкурс 1993 елдан бирле милли бәйрәм алдыннан үткәрелә. 18 июньдә, җиңүче һәм финалистлар төп сәхнәдә Сабантуй батырын котлаячаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 июнь 2022, 14:10