Бүген 59 нчы «Адымнар» гимназиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар советы активистлары белән очрашты. Билгеләп үтик, Яр Чаллы шәһәренең Укучылар советы республикада иң яхшысы дип табылды һәм Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары советлары арасында «Ел активы» республика смотр-конкурсының Гран-При иясе булды.
Советның эшчәнлеге һәм казанышлары турында Шәһәр укучылар советы спикеры Милена Викторова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, актив мәктәпләр төзелеше нәтиҗәсендә безнең шәһәребездә балалар иҗтимагый оешмасында катнашучыларның саны артты. Быел Шәһәр укучылар советы составына 136 депутат һәм 68 мәктәп үзидарәсе кергән.
Наил Мәһдиев укучыларны җиңүләре белән котлады: «Республиканың 50 инновацион проекты арасында (сүз «Шаг за шагом» проекты турында барды) сез беренче урынны яуладыгыз. Бу яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү өчен бездә яхшы мөмкинлекләр булуын күрсәтә. Бу сезнең генетикагызга салынган, чөнки сез – беренче төзүчеләребезнең балалары һәм оныклары. Ярты гасырдан артык элек бирегә үҗәт холыклы һәм максатчан кешеләр килгән. Җиде ел эчендә алар дөньядагы иң эре автомобиль заводын төзегәннәр. Бу Советлар Союзының уңышлы проекты иде.
"Шәһәр укучылар советы" проекты да уңышлы проект булып чыкты, ул тормышта ярдәм итә. Ул яшьләргә үз юлларын табарга ярдәм итә. Бирегә бер караштагы яшь кешеләр җыела, укый һәм тәҗрибә туплый. Бу студентлар, олылар тормышына керү өчен яхшы әзерлек мәктәбе», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Очрашуда катнашучылар заманча иҗтимагый оешмаларның эше турында фикер алыштылар, шулай ук Шәһәр укучылар советының гамәлдәге һәм әлегә бары тик эшләнелә торган проектлары турында сөйләштеләр.
32 нче мәктәп депутаты Михаил Падас очрашуда катнашучыларга «Шаг за шагом» интерактив экскурсияләр проектын тәкъдим итте, ул «Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея. Перспектива» республика конкурсында абсолют җиңүче булды.
Проектның асылы шунда ки, укучылар кызыклы биремнәрне үтәп, шәһәрнең истәлекле урыннары турында белем туплаячак. Депутат маршрут территориясендә кодлы табличкалар урнаштырырга тәкъдим итте. Мэр әлеге идеяне хуплады.
Катнашучыларның берсе «Мин татарча сөйләшәм» акциясе аналогы буенча рус телен саклау буенча акцияне башлап җибәрергә тәкъдим итте.
Наил Мәһдиев шулай ук әлеге проектны хуплады.
Очрашу тәмамланганнан соң катнашучылар бергәләшеп фотога төштеләр.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы быел 18 еллыгын билгеләп үтә, ул Яр Чаллыда 2004 елның мартыннан эшли. Әлеге оешма эшләп килгән чорда биредә Чаллыда яшәүче меңләгән укучы белем ала. Оешманы тәмамлаучылар, үз эшчәнлекләре урыны итеп шәһәр хакимиятен, яшьләр эшләре министрлыгын, яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләрен сайлап, олы тормышта актив җәмәгать юлын дәвам итәләр.
Мэр белән очрашудан соң катнашучыларга гимназия буйлап экскурсия оештырылды.
Катнашучылар мэрга очрашу тәмамланганнан соң да сорауларын җиткерделәр. Мэр һәрбер кешегә җавап бирде һәм изге теләкләр юллады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 15 июнь 2022, 16:28