Шимбә, 2 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Игнатьевна Харитонова 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, «Электротехниклар» идарәче компаниясе башкарма директоры Сергей Родин, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Наталья Гордиенко котладылар.

Анастасия Игнатьевна ТАССРның Тукай районы Яңа Гәрдәле авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли.  1977 елның мартында Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ» ААҖның Кою заводында җыештыручы булып эшли. Юбилей даталарына багышланган медальләр белән бүләкләнә.

Анастасия Игнатьевна өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм биш оныкчыгы бар. 

Чәршәмбе, 15 июнь 2022, 16:48