Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булды, ул үз эченә «Звездный», «Крылатый», «Солнечный» лагерьларын ала. Территория буйлап экскурсияне «Саулык» сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Наталья Шакирова үткәрде.

Билгеләп үтик, бу атнада аппарат киңәшмәсе вакытында шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы затларга балалар ялын оештыруны игътибар белән күзәтүне йөкләде.

Башта комиссия санитария-эпидемиология таләпләрен бәяләде.  

Ял итүчеләр өчен спорт, иҗади, интеллектуаль, лингвистик һәм башка белем бирү программалары тормышка ашырыла.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кванториум» балалар технопаркы белгечләре мастер-класслар үткәрә. Бау шәһәрчегендә актив чаралар оештырыла.

4 нче сыйныфтан экология-биология юнәлешендәге профильле сменага эләгергә мөмкин. Балалар экологик тәрбия алалар, үсемлекләрнең төрлелеген өйрәнәләр. Билгеләп үтик, «Саулык» сәламәтләндерү комплексы «Түбән Кама» милли паркының тыюлык территориясендә урнашкан. «Саулык» – Россиядә зурлыгы буенча өченче урындагы балалар сәламәтләндерү лагере, ул 46 гектардан артык мәйданны били.  

Рөстәм Хуҗин лагерьда ял итүчеләр белән аралашты, яшәү шартлары, оештырылган программа турында фикерләрен сорашты.

Бер сменада гына да «Саулык» 2000 кешене кабул итә ала.  

Сәламәтләндерү комплексында беренче сменада 600дән артык бала ял итә.

Икенче ел рәттән комплекста чатырлар лагере гамәлдә. Бүген анда 45 бала.

Шәһәрдә җәйге ялны оештыруга 240 млн сумнан артык акча каралган: республика, шәһәр бюджетларыннан, предприятиеләр, оешмалар һәм мәҗбүри ата-аналар кертемнәре хисабыннан. 

Махсус дәүләт программасы ярдәмендә ата-аналарның балалар лагерена юллама бәясенең 50%ына кадәр акча кайтару мөмкинлеге бар.  

Билгеләп үтик, быел җәй 51 мәктәп базасында мәктәп яны лагерьлары эше оештырылган. Беренче сменаны «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләре һәм «Жемчужина» шифаханәсе кабул итте. Шулай ук быел авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен 295 урын бүлеп бирелгән.

Пәнҗешәмбе, 16 июнь 2022, 16:39