Дүшәмбе, 28 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы ипподромы чаллылыларны һәм бәйрәм кунакларын традицион ат-спорт ярышларына – Сабан туеның алыштыргысыз атрибутына җыйды. Ярышларга Татарстанның, шулай ук күрше республикаларның 125 иң яхшы җайдаклары җыелды. Тамашачылар Асыл менге атлар чабышын, юртаклар узышын, шулай ук "Аударыш" ишәк ярышларын, пони чабышларын карый алдылар.

Ат ярышлары конкурдан башланды. Аннан чабыш юлына «Тулпар» ат-спорт мәктәбе җайдаклары чыкты. Аннары 1 600 метр дистанциягә юртаклар чапты.

Асыл менге атлар чабышлары 1600, 2400, 3200 метр дистанцияләрдә узды.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев призына узган ат чабышларында Дубай Шван кушаматлы айгыр җиңү яулады. Азнакай районы җайдагы Рамил Гайнанов җитәкчелегендәге ат 2400 метр дистанциядә беренче булып килде. Җиңүче исеме өчен иң яхшы 18 ат ярышты.

Өч яшьлек юртаклар узышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевпризына үткәрелгән ат чабышларында Башкортостан Республикасының Яркәй районыннан Рүзил Мостафин җиңүче булды.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев призына ат чабышында Башкортстаннан Том Форд кушаматлы ат җиңде.

Мөслим районыннан Лебенсол Гановер кушаматлы ат өлкән яшьтәге юртаклар ярышында җиңү яулады һәм "Челтәр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиев призын отты.

Ат спорты буенча ярышлар сикерү буенча кызыклы ярыш белән тәмамланды.

Шимбә, 18 июнь 2022, 15:28