Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сабан туе милли бәйрәмен ачу тантанасы Яр буе паркының төп сәхнәсендә узды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты башлыгы Михаил Кузнецов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Наил Мәһдиев бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны сәламләде: «Гасырлардан-гасырларга килүче бу үзенчәлекле бәйрәм елдан-ел үзенең ачыклыгы, юмартлыгы, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге һәм игелеклелеге белән таныла бара.

Быел без федераль дәрәҗәдә әһәмиятле датаны – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Халкыбызның рухи мирасына әверелгән Сабан туеның әлеге чор вакыйгасына турыдан-туры катнашы бар. 

Татар халкының иң яхшы традицияләрен саклап, заманча Сабан туе республикабыз халкының гына түгел, бөтен ил халкының мәдәни байлыгына әверелде. Аның төп горурлыгы – күп милләтле Татарстан һәм Россия халкының мәңгелек дуслык рухы һәм үзара хөрмәт хисе. Быел Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы эгидасы астында үткәрелә торган милли бәйрәмебез аеруча актуаль. 

Яр Чаллыда Сабантуйга аеруча җылы караш. Аны һәрвакыт зурлап бәйрәм итәләр. Бу көнне без барыбыз да бер зур тату, күп милләтле гаилә әгъзалары булуыбызны аңлыйбыз.

Бүгенге мәйдан – моның ачык мисалы. Безне гореф-гадәтләрнең көче, тәңгәллеге, Яр Чаллыга һәм Татарстаныбызга карата мәхәббәт берләштерә.

Сабантуйның игътибар үзәгендә – авыл хуҗалыгы алдынгылары. Бүген без авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз, катлаулы эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез, нәкъ менә алар ярдәмендә республикабызның гына түгел, башка төбәкләрнең дә азык-төлек иминлеге тәэмин ителә».

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм шәхсән үз исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Ул ассызыклаганча, тугандаш халыклар арасында тынычлык һәм татулык күптән Татарстанның бәһасез байлыгына һәм горурлыгына әверелде. Республикада иң төп бурычларның берсе – аларның һәрберсенең үзенчәлеген саклап калу. «Яр Чаллы Сабан туе һәрвакыт киң колач белән уза, оештырыла һәм бирегә бик күп халык җыела. Чаллылыларның горурланырлык нәрсәләре бар. Аларның республика өчен икътисадка, мәдәни тормышка, социаль үсешкә керткән өлешләре бик мөһим. Чаллы – эре сәнәгать саны буенча икенче шәһәр. Санкцияләр аркасында булган авырлыклар җиңелләрдән түгел, әмма алар да үз чишелешләрен табалар. Хезмәт коллективлары, Наил Гамбәр улы һәм аның командасы әлеге бәйрәмне лаеклы каршы алу, Чаллы халыкларының шулай ук уңышлы эшләвен дәвам итү өчен барлык ресурсларны да җәлеп итәләр», - дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйрәм барышында төп сәхнәдә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны зурладылар.

Шимбә, 18 июнь 2022, 12:37