Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Сабан туе бәйрәме узды. Бу Татарстанда иң борынгы һәм яраткан бәйрәм. Ул җирдә хезмәт итүгә, язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган һәм татар халкының барлык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен матур итеп ачып бирә. Милли бәйрәмебез Сабан туе шәһәрнең ике мәйданчыгында – Яр буе паркы һәм ипподром мәйданында узды.

Чаллылыларны милли бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Гомумроссия халык фронты Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов килде. Мөхтәрәм кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Башта алар кече мәйданнарда булдылар, алар кунакларга күп кенә күңел ачу программаларын тәкъдим итәләр.

«Әкият» балалар шәһәрчеге мәйданында балалар һәм өлкәннәр өчен яраткан әкият геройлары чыгышлары, балалар спектакльләре, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында концерт программасы, цирк программасы, шулай ук интерактив мәйданчыклар һәм тематик фотозоналар оештырылды. Костюмлаштырылган персонажлар һәм аниматорлар барлык кешене дә бәйрәм дәвамында сөендерәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наил Мәһдиев халык һөнәрчелеге ярминкәсе белән таныштылар, анда Татарстан Республикасы декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләре, татар халкының көнкүреше белән таныштылар. Интерактив мәйданчыкларда шулай ук балчыктан әвәләп ясау, милли орнамент белән чигү һәм таш орнаментларда эшләү буенча мастер-класслар оештырылды.

Быел бәйрәм кунаклары өчен яңартылган «Деревенька» әзерләнгән иде. Төп йортны бизәү «XIX гасыр башындагы татар өйләре» стилендә башкарылган. Мәйданчыкта сандыклар, самоварлар һәм агачтан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Шәһәр мәйданында «Туган җирем – назлы бишегем!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Тамашаны куюда 1500 кеше катнаша: артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗади коллективлары, урта махсус һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары. 

Концерт программасы Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән дәвам итте.

Сабан туе милли бәйрәмен ачу тантанасы Яр буе паркының төп сәхнәсендә узды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты башлыгы Михаил Кузнецов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Наил Мәһдиев бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны сәламләде: «Гасырлардан-гасырларга килүче бу үзенчәлекле бәйрәм елдан-ел үзенең ачыклыгы, юмартлыгы, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге һәм игелеклелеге белән таныла бара.

Быел без федераль дәрәҗәдә әһәмиятле датаны – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәбез. Халкыбызның рухи мирасына әверелгән Сабан туеның әлеге чор вакыйгасына турыдан-туры катнашы бар. 

Татар халкының иң яхшы традицияләрен саклап, заманча Сабан туе республикабыз халкының гына түгел, бөтен ил халкының мәдәни байлыгына әверелде. Аның төп горурлыгы – күп милләтле Татарстан һәм Россия халкының мәңгелек дуслык рухы һәм үзара хөрмәт хисе. Быел Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елы эгидасы астында үткәрелә торган милли бәйрәмебез аеруча актуаль. 

Яр Чаллыда Сабантуйга аеруча җылы караш. Аны һәрвакыт зурлап бәйрәм итәләр. Бу көнне без барыбыз да бер зур тату, күп милләтле гаилә әгъзалары булуыбызны аңлыйбыз.

Бүгенге мәйдан – моның ачык мисалы. Безне гореф-гадәтләрнең көче, тәңгәллеге, Яр Чаллыга һәм Татарстаныбызга карата мәхәббәт берләштерә.

Сабантуйның игътибар үзәгендә – авыл хуҗалыгы алдынгылары. Бүген без авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз, катлаулы эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез, нәкъ менә алар ярдәмендә республикабызның гына түгел, башка төбәкләрнең дә азык-төлек иминлеге тәэмин ителә».

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм шәхсән үз исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Ул ассызыклаганча, тугандаш халыклар арасында тынычлык һәм татулык күптән Татарстанның бәһасез байлыгына һәм горурлыгына әверелде. 

Бәйрәм барышында төп сәхнәдә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны зурладылар.

Яр Чаллы ипподромы чаллылыларны һәм бәйрәм кунакларын традицион ат-спорт ярышларына – Сабан туеның алыштыргысыз атрибутына җыйды. Ярышларга Татарстанның, шулай ук күрше республикаларның 125 иң яхшы җайдаклары җыелды. Тамашачылар Асыл менге атлар чабышын, юртаклар узышын, шулай ук "Аударыш" ишәк ярышларын, пони чабышларын карый алдылар.

Асыл менге атлар чабышлары 1600, 2400, 3200 метр дистанцияләрдә узды.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев призына узган ат чабышларында Дубай Шван кушаматлы айгыр җиңү яулады. Азнакай районы җайдагы Рамил Гайнанов җитәкчелегендәге ат 2400 метр дистанциядә беренче булып килде. Җиңүче исеме өчен иң яхшы 18 ат ярышты.

Сабантуйның көтеп алынган вакыйгаларының берсе – көрәш.

2022 елгы абсолют батыр исеме өчен Эльдар Хәмитов һәм Ранис Гыйлаҗетдинов көрәштеләр. 

Финал ярышында Ранис Гыйлаҗетдинов көчлерәк булып чыкты.

Бәйрәм "Күңел" радиостанциясе тарафыннан оештырылган концерт программасы белән дәвам итте. 

Тамашачылар татар эстрадасының популяр йолдызлары Филүс Каһиров, Илмира Нәгыймова, Гөлнара ТимерҗановаЛилия Хәйруллина, Марат Яруллин, Рәдиф Зарипов, Әлфинә ӘзһәмоваСалават Миңнеханов һәм Гүзәлем башкаруындагы җырларны тыңладылар.

Концертның төп кунаклары – Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Илдар Хәкимов. Алар тамашачыларның яраткан татар җырларын башкардылар. 

Сабан туеның финал ноктасы буларак бәйрәм салюты гөрләде.

Шимбә, 18 июнь 2022, 20:36