22 июнь көнне бөтен дөнья буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән каһарманнар истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабыначак. Быел акция ике форматта үткәрелә: онлайн форматта – бу күпсанлы гражданнарга Хәтер һәм кайгы көненә кушыларга һәм деньпамяти.рф сайтында һәлак булганнар истәлегенә багышлап виртуаль шәмнәр кабызырга мөмкинлек бирәчәк.
Акция офлайн форматта да узачак. Шәһәрнең берничә урынында «Хәтер шәме»н кабызырга һәм каһарманнарны искә алырга мөмкин булачак: 09:00да Боровецк бульварында һәлак булган сугышчылар обелискы янында; 11:00дә Җиңү паркының мемориаль зонасында «Лавр веногы» һәйкәле янында; 12:00дә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында.
.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 июнь 2022, 10:02



