КФУның Яр Чаллы институтының Инжиниринг үзәгендә «Алдынгы инженер мәктәбе» ачылды.
2022 елның апрелендә Хөкүмәтнең «Алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү программаларына дәүләт ярдәме чаралары турында»гы Карары имзаланды. Конкурс сайлап алуын узган югары уку йортларына проект кысаларында фән һәм технологияләр үсешенең төп юнәлешләре буенча алдынгы инженер мәктәпләре булдыруга грантлар бирелә. 2024 елга кадәр проектның гомуми бюджеты – 34 млрд. сум.
Конкурска Россиянең 40тан артык төбәгеннән 91 югары уку йорты гариза биргән. «КАМАЗ» ААҖ белән партнерлыкта Казан федераль университеты үсешнең өч өстенлекле юнәлеше – интеллектуаль автомобиль, Түбән/нульле углерод калдыклы автомобиль, интеллектуаль җитештерү технологияләре буенча «Кибер авто тех» алдынгы инженер мәктәбен булдыруга гариза белән чыкты.
«Конкурска нәтиҗәләр ясалмады әле, әмма партнерлар – Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы һәм «КАМАЗ» ААҖ мәктәп ачу турында карар кабул иттеләр. Югары уку йортына һәм КАМАЗга инженер-тикшеренүчеләр һәм инженер-төзүчеләрнең яңа буынын әзерләүдә кызыклы уртак эш телим», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 июнь 2022, 16:50



