Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Пенсия фондының элеккеге җитәкчесе Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларына кереште. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Эдуард Фәттахов озак вакытлар шәһәр Пенсия фонды белән җитәкчелек итте һәм җитәкчелек итү эшендә зур тәҗрибәгә ия: «Бу – илдә Пенсия фондының иң эре бүлекчәсе. Вазыйфаларны уңышлы үтәде, гел алдынгылар рәтендә, шуңа күрә Эдуард Рафаил улының идарәче сыйфатларының  барысы да бар. Әйдәгез, аңа яңа эшендә уңышлар телик. Шәһәр тәҗрибәсен, депутат эше тәҗрибәсен исәпкә алып, аның эшләре яхшы барыр дип уйлыйм. Кыскасы, без дөрес сайлау ясадык. Без Үзәк районының үсешенә зур өметләр баглыйбыз».

Сишәмбе, 28 июнь 2022, 08:25