Дүшәмбе, 23 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гадәттәгечә, 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрәчәк, алар август аенда түләү документларында чагылыш табачак. Коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслау Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты вәкаләтләренә керә.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы халкына табигый газны ваклап сату бәясе 6,25 сум/куб.м тәшкил итәчәк. 1 июльгә кадәр ул 6,07 сум/куб.м тәшкил итә иде. Татарстанда табигый газга тарифлар 18 тиенгә артачак. Бәя артуы федераль законнарга туры киләчәк. Тариф үсеше 3% тәшкил итәчәк.  

1 июльдән газ плитәләре булган йортлар өчен электр энергиясенә бер ставкалы тариф 4,30 сум күләмендә билгеләнгән.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте күрсәтүгә НДС белән 508,14 сум/ куб.м күләмендә тариф расланган. Күпфатирлы йортларда каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү күләме 99,93 сум, индивидуаль йортларда – 1 кеше исәбеннән 108,4 сум.  

1 июльдән җылылык энергиясенең 1 гигакалориясе өчен бәя 1 920,53 сум тәшкил итәчәк, тариф 2022 елның I яртыеллыгы белән чагыштырганда 9,2%ка артачак. Яр Чаллы шәһәрендә җылылык энергиясе тарифы Татарстан Республикасы шәһәрләре белән чагыштырганда иң түбән тарифларның берсе булып кала бирә.

Су белән тәэмин итү тарифы 2022 елның 1 июленнән 2,8%ка яки 68 тиенгә артачак һәм 25,15 сум/куб. м тәшкил итәчәк.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы шәһәрендә су чыгару буенча минималь тарифлар билгеләнде. 1 июльдән тариф 19,14 сум тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 28 июнь 2022, 09:59