Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районы хакимияте коллективын яңа башлыклары – Эдуард Фәттахов белән таныштырдылар. Башлык белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев таныштырды. Очрашуда шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре, җәмәгать тәртибен саклау муниципаль хезмәткәрләре дә катнашты.

«Кешеләр белән эшләү – бик нәзакәтле, җентекле эш. Тәҗрибәле, әзерлекле кеше кирәк иде, һәм без мондый кешене таптык. Җитәкчеләрнең һәр киләсе буыны үз алларына тагын да катлаулырак бурычлар куярга һәм, һичшиксез, аларны хәл итәргә тырышырга тиеш. Без барыбыз да шәһәрнең бөтен инфраструктурасы да яхшырак булуын телибез. Без барыбыз да шәһәребезнең ватанпәрвәрләре һәм шуңа нигезләнеп эшлибез.

Бу очракта, минемчә, без – Башкарма комитет каршындагы комиссия һәм мин, шәһәр мэры буларак, дөрес сайлау ясадык. Сез дә безнең сайлавыбызга ярдәм итәрсез дип ышанам, чөнки коллектив ярдәме мөһим. Сезнең коллективыгыз – тәҗрибәле, эшли белүче. Тыныч режимда бергәләшеп эшләрбез дип уйлыйм», – диде мэр.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр Эдуард Фәттахов Яр Чаллы Пенсия фонды башлыгы вазыйфасын башкарды. 

Сишәмбе, 28 июнь 2022, 15:55