«Интеллект» клубы «Нур» яшьләр үзәге белән берлектә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән студентлар һәм эшче яшьләр арасында XII шәһәр интеллектуаль чемпионатын оештыра.
Финал уенында «Самый умный» тапшыруында җиңүче, «Что? Где? Когда?» телевизион интеллектуаль клуб командасы уенчысы һәм капитаны, «Бәллүр ябалак» иясе Борис Белозеров катнашты.
Чемпионатта 24 команда – студент һәм эшче яшьләрдән торган ике лига катнашты. Уенның темасы – "Чын Россия". Дөрес җавапларны санау нәтиҗәләре буенча абсолют чемпион исеменә «КАМАЗ» ААҖның Фәнни-техник узәгенең «Феникс» командасы лаек булды. Студентлар арасында сәнгать көллиятеннән Ars nova командасы, эшче яшьләр лигасы арасында «Феникс» командасы җиңүче булды.
Интеллектуаль чемпионатта җиңүчегә партнерлардан һәм оештыручылардан призлар, истәлекле бүләкләр, шулай ук чемпионатның күчмә призы – 12 ел элек гамәлгә куелган күчмә ябалак тапшырылды. Моннан тыш, барлык командалар да катнашучы дипломнары алды.
Уенның авторы һәм алып баручысы, традиция буенча, «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, «Что? Где? Когда?» халыкара клублар ассоциациясенә керүче «Интеллект» клубы җитәкчесе Рәзилә Кузнецова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 28 июнь 2022, 16:31