Моношәһәрләрне үстерү фонды Татарстан Республикасының Яр Чаллы моношәһәрендә суыткыч җиһазлары җитештерү буенча акыллы завод төзүгә 250 млн сум күләмендә процентсыз займ бирәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәр икътисадына 4,5 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, 800дән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Гомуми мәйданы 34 мең кв. м булган яңа заводта суыткыч җиһазларын, шул исәптән вертикаль суыту җиһазларын, ларьлар һәм суыткычлар җитештерү планлаштырылган. «ХАИР» компаниясе тулы проект куәтенә чыкканнан соң, елына 500 мең суыткыч җиһазларын җитештерәчәк.
«Тиздән Яр Чаллыда Haier Кытай компаниясенең заманча суыткыч җиһазларын җитештерү буенча яңа заводы барлыкка киләчәк. Бүген Сунь Чжэньхуа әфәнде белән предприятиегә процентсыз займ бирү турында килешүгә кул куйдык. Бу халыкара дәрәҗәдәге проект, ул 800дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип шәрехләде ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева.
«Haier компаниясе бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә билгеләнгән инвестицион программаны үтәүне дәвам итә. Займ алу инвестицион программада каралган яңа проект буенча төзү-монтаж эшләрен вакытында башкарырга мөмкинлек бирәчәк», - дип уртаклашты «ХАИР» генераль директоры Сунь Чжэньхуа.
«ХАИР» Haier (Кытай) компанияләре төркеменә керә. Haier корпорациясенә 1984 елда нигез салынган, 96 модель рәтләре һәм 15 000 продукция моделе: LCD-телевизорлар һәм плазма панельләреннән башлап кер юу машиналарына һәм суыткычларга кадәр югары технологияле техникаларны җитештерүче дөньядагы иң эре компанияләрнең берсе.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 июнь 2022, 08:25