2 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә ел саен үткәрелә торган Мәскәү гомумшәһәр Сабан туе-2022 узачак.
Мәскәү Сабан туе – гадәттәгечә барлык үткәрелә торган Сабан бәйрәмнәренең иң масштаблысы. Ел саен анда 300 меңнән артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары җыела.
Сабантуй Россия башкаласының тарихи һәм матур урыннарының берсендә – «Коломенское» Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында уза.
Яр Чаллы шәһәре әлеге зур чараны 11 ел дәвамында оештыручы булып тора.
Быел бәйрәм кунаклары өчен Татарстан Республикасының яңартылган «Туган авылым» мәйданчыгы әзерләнгән, анда XIX гасыр башындагы татар авылы күренеше тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунаклары Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныша алачаклар. Төп йортны бизәү «XIX гасыр башындагы татар өйләре» стилендә башкарылачак. Музей фондларыннан сандыклар күргәзмәсе, самоварлар һәм агачтан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Татар йортының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе оештырылачак: татар костюмнары, милли кием-салым, баш киемнәре, аяк киемнәре, мөселман киеме, милли кухня белән фуд-корт, сувенир эшләнмәләре күргәзмәсе.
Бәйрәм кунаклары өчен халык уеннары үткәреләчәк: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, ябык күзләр белән бүләкне кисеп алу, капчык белән сугышу, балык тоту, йомырка белән йөгерү, милли көрәш. Гадәттәгечә, Сабантуй концерт мәйданчыкларында эстрада йолдызлары, җыр һәм бию коллективлары чыгышлары узачак.
Ел саен Яр Чаллы шәһәреннән Сабантуй милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү өчен 250дән артык кеше җәлеп ителә.
Татар ишегалды кунакларын 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр көтәчәк.
12:30 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре артистлары һәм иҗат коллективлары бәйрәмнең мактаулы кунакларын каршы алачаклар.
Төп сәхнәдә Татарстан Республикасының һәм Яр Чаллы шәһәренең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары: Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Шәрәфиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Илнур Гомәров, Илгизәр Мортазин, Лилия Букеева, шулай ук популяр артистлар Айдар Рәкыйпов, Лилия Хәйруллина, Лилия Мортазина, Алинә һәм Динә Гарифуллиннар, Нияз Хаматшин, Илшат Хәмәдиев, Ольга Лахнова, Инзилә Сәлимова, Айсылу Насыйбуллина, "Болгар" бию театры, "Татарстан" бию ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 июнь 2022, 10:49