119 ишегалдының 12сендә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланган. Якын көннәрдә 41/18 ишегалдында да ремонт эшләре төгәлләнәчәк. «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган масштаблы республика программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта 41/18 ишегалдында асфальт-бетон катнашмасын җәю бара. Биредә төзү елыннан, 1985 елдан бирле, юл полотносы ремонтланмаган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, биредә бер үк вакытта «Безнең ишегалды» программасы һәм капиталь ремонт буенча эшләр башкарыла. Якындагы өч-дүрт көндә бу ишегалдында эшләр тәмамланачак. Моннан тыш, тышкы яктырту челтәрләрен монтажлау эшләре башкарылды. Яр Чаллы шәһәре – тышкы яктырту челтәрләрен монтажлау тулысынча башкарыла торган аз санлы шәһәрләр арасына керә. Кабельләр, закладлар, терәкләр, кронштейннар, яктырткычлар яңартыла. Бу безгә ишегалларында яктырту проблемасы турында онытырга мөмкинлек бирәчәк. Кече архитектура формалары подряд оешмалары көче белән урнаштырылган, халык әлеге төзекләндерү элементларыннан актив файдалана», – дип аңлатты Марат Анисимов.
Төзекләндерү барышында юллар мөмкин булган кадәр киңәйтелә, яңа машина кую урыннары булдырыла. 41/18 ишегалдында 35 машина кую урыны барлыкка килде.
«Элек машина кую урыны таррак булган. Без проектлаучылар, халык белән килештек һәм машина кую урыннары санын арттырдык. Бу ишегалдында моның өчен техник мөмкинлекләр бар иде», - дип билгеләп үтте Марат Анисимов.
Җәяүлеләр турында да кайгыртканнар. Яңа тротуарлар ясаганда аларның озынлыгын 1,5 метрдан 1,8 метрга кадәр арттырганнар.
«Без күбрәк машина кую урыннары булдыруны сораучы кешеләрне дә, җәяүлеләр өчен уңайлы тротуарлар оештыруны сораучыларны да аңлыйбыз. Төзекләндерү схемасына үзгәрешләр кертергә мөмкин, әмма бу ишегалды халкының гомуми карары булырга тиеш. Һәрвакыт халык белән очрашырга тырышабыз, кичә 53, 54 комплексларда очрашулар узды», - дип ассызыклады «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов.
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 119 ишегалды төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта 50 ишегалды территориясе югары әзерлек дәрәҗәсендә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 июнь 2022, 13:15