6 июльдә Бөтендөнья кардиолог көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан матбугат конференциясендә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кардиология бүлегенең табиб-кардиологы Наилә Станиченко чыгыш ясады.

Ул йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының риск факторлары ике төркемгә модификацияләнгән һәм модификацияләнмәгән төрләргә бүленүен билгеләп үтте.
«Факторларның икенче төркеменә без, кызганычка каршы, тәэсир итә алмыйбыз. Беренчесенә без йогынты ясый алабыз, һәм теге яки бу кардиокатастрофадан үзебезне саклый алабыз», - дип аңлатты табиб.
Модификацияләнмәгән факторлар – ул, беренче чиратта, нәселдәнлек. Табиб фикеренчә, алдагы буын проблемаларын белү теләсә кайсы кешегә, гипертония кебек авыруның килеп чыгарга мөмкинлеген аңлап, саграк булырга мөмкинлек бирә.
Кешенең яше – тәэсир итү мөмкин булмаган икенче сәбәп. Кеше өлкәнәя барган саен, анда теге яки бу кардио авыруы барлыкка килү мөмкинлеге арта.
Йогынты ясап була торган факторлар да бар: симерү, гипертония авыруы, шикәр диабеты, гиподинамия, стресс. Күбрәк хәрәкәт итәргә, көненә кимендә 30-40 минут йөрергә, күбрәк аксым, ә майларны азрак ашарга кирәк.
Профилактика беренчел һәм икенчел була.
Беренчел профилактика – диагностика. Шәһәрнең һәр кешесе үз проблемаларын белергә тиеш. Моның өчен поликлиникада кан анализы бирергә, электрокардиограмма үтәргә кирәк. Яшерен авыруларны ачыкларга шәһәр поликлиникаларында үткәрелә торган диспансерлаштыру мөмкинлек бирә. Моннан тыш, кайбер стационарларда йөрәк-кан тамырлары системасын скрининглы тикшерү үткәрелә. Моның өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Скрининг үз эченә аортага УЗИ үтүне ала. Бу төп кан тамырлары магистрале патологияләрен билгеләү максаты белән билгеләнә. Йөрәккә УЗИ һәм баш миен туендыручы муен тамырларына ультратавыш диагностик тикшерү үткәрелә. Авыруларны ачыклау вакытында хирургка эләгергә һәм кешенең тормыш сыйфатын сакларга мөмкинлек бирә.
«Икенчел профилактика – кискен халәтләрне һәм хроник авыруларны дәвалау сыйфаты. Инфаркттан үлүчеләр саны 4%тан аз гына артып китә. Бу инфаркт белән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә эләгүче 100 кешенең 96сы терелә дигән сүз. Бу шактый яхшы күрсәткеч», - дип хәбәр итте Наилә Станиченко.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 июль 2022, 14:38



