Татарстанда беренче тапкыр педагогия көллиятен тәмамлаучылар «башлангыч белем бирүдә коррекцион педагогика» белгечлеге буенча диплом проектын яклау һәм демонстрацион имтихан формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздылар. Сынаулар "Ворлдскиллс Россия" стандартлары нигезендә "башлангыч сыйныфларда белем бирү" компетенциясе буенча узды.
Имтихан "Мәгариф" милли проектының "Яшь профессионаллар" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Студентлар эшен имтихан комиссиясенең баш эксперты - Арча педагогия көллиятеннән «башлангыч сыйныфларда белем бирү» компетенциясе буенча сертификацияле эксперт-мастер Ләйсән Сабирова, шулай ук 36нчы инновацион технологияләр лицей директоры Ләйсән Адилова, 53нче мәктәп директоры урынбасары Лира Гыймазетдинова бәяләде.
Студентлар өч модуль буенча биремнәр үтәделәр. Аларга башлангыч сыйныфларда интерактив җиһазлар кулланып дәрес әзерләп үткәрергә, укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген оештырырга, шулай ук ата-аналар өчен бирелгән тема буенча белем бирү интерактивын үткәрергә кирәк иде. Демонстрацион имтиханда 27 студент катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 5 июль 2022, 09:03



