Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Билгесез солдат кабере янында «1нче Постның иң яхшы сафта торучысы» шәһәр конкурсында җиңүчеләр вахта тота. 

Бүген Башкарма комитет ҖитәкчесеФәрид Салахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин Александр бакчасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

2022 елда конкурста 35 постчы җиңүче булды. Алар – Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, «Калкан» полиция мәктәбе, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе, 49 нчы кадет мәктәбе, 22, 3, 40, 41, 48, 58, 15, 39, 3 нче мәктәпләр, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 57 нче гимназия, 84 нче лицей-интернат укучылары. 

 Чаллы постчыларын мәдәни чаралар да көтә: Мәскәү буенча күзәтү экскурсиясе, Поклонная тавына, Җиңү паркына, Бөек Ватан сугышы үзәк музеена экскурсия, «Җиңү коралы» музеена, 30-40 елларгы, 50-80 елларгы хәрби техника тәкъдим ителгән ачык мәйданчыкка бару. 

Сишәмбе, 5 июль 2022, 16:05