Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре бара.

Быел программа кысаларында шәһәрдә 119 ишегалды төзекләндереләчәк, шуларның 37се Комсомол районында. ГЭС бистәсендә төзекләндерү эшләре 9 комплекстагы йортларда, 10 комплекстагы дүрт йортта, 4 комплекстагы ике йортта һәм Сидоровка бистәсендәге ике йортта бара.

«Барлык эшләр дә план буенча бара. Алдан халык белән җыелышлар үткәрелде, төзекләндерү планы каралды. Алар безгә зур ярдәм күрсәтәләр, газон һәм клумбаларны карыйлар, өмәләрдә без бергәләп ишегалларын җыештырабыз. Биредәге йортларның яше 50 дән узган. "Безнең ишегалды" программасы буенча ремонт әлеге микрорайонга сизелерлек үзгәрешләр бирде», – дип билгеләп үтте «Жилкомсервис» генераль директоры Андрей Павлов.

ГЭС бистәсенең беренче һәм икенче комплексларында урнашкан йортлар-шәһәрдә иң беренчеләрдән булып барлыкка килә, алар 1968 елда төзелә башлаган. Аларны яңартуга 2020 елда керештеләр. Икенче комплекс ишегалларының берсендә легендар төзүче Евгений Никанорович Батенчук яшәгән, аның җитәкчелегендә шәһәр һәм КАМАЗ төзелгән.

"Бездә ике ел элек җәяүлеләр юлларын тәртипкә китерделәр, ишегалларыбыз да матурланып китте. Күргәнегезчә, беренче комплекста һәр йорт янында диярлек балалар мәйданчыклары бар. «Безнең ишегалды» программасы бик яхшы. Алга таба ул тагын да камилләшер дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте «Парковый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Рәсимә Потапова.

Халык төзекләндерү проектында актив катнашты, ә архитекторлар аларның тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып эш итте.

«Биредә яшәүчеләр безгә сукмаклар һәм җәяүлеләр өчен уңайлы юлларны үзләре курсәтте. Шулай бердәм эшләгәндә генә яхшы проект карарын булдырып була», – дип сөйләде "Безнең ишегалды" программасының архитекторы Олег Гордиенко.

Үткәрелгән ремонттан соң 2/3 йортын чәчәкләр клумбасы бизи.

 «Бу бөтен күршеләрнең хезмәте: кемдер чәчәкләр утыртты, кемдер су сипте. Менә шулай ишегалдыбызга ямь өстәп, һәркемне  сөендерүче клумба барлыкка килде", - диде биредә яшәүче Нина Васильевна.

Чәршәмбе, 6 июль 2022, 13:34