Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автомобиль юллары предприятиесе иске яктырткычларны светодиодлы яктырткычларга алыштыруга аукцион отты. Бу хакта предприятие директоры Марат Анисимов хәбәр итте. 

Яктырткычларны муниципаль бюджет хисабына алыштырачак. Әлеге карар шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан кабул ителде.

Бу атнада шәһәр проспектларында яктырткычларны алыштыру эшләре башланды. Хәзер алар Сөембикә проспектында Хәсән Туфан юнәлешендә алып барыла.

«"Безнең ишегалды"программасы буенча яңа светодиодлы яктырткычлар урнаштыру эше алып барыла инде. Моннан тыш, шәһәр җитәкчелеге Чаллының үзәк проспектларында да яктыртуны алыштыру турында карар кабул итте. Бу шәһәр проспектларын яктырак итү һәм энергия ресурсларын экономияләү өчен эшләнә. Бу эшне башкару ел ахырына кадәр билгеләнгән, әмма без эшләрне мөмкин кадәр иртәрәк төгәлләргә тырышачакбыз», – диде Марат Анисимов.

Чәршәмбе, 6 июль 2022, 14:00