Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында КФУның Яр Чаллы институты һәм КФУның Чаллы филиалы инженер-икътисад көллиятен тәмамлаучыларга кызыл дипломнар тапшыру тантанасы узды.Чарада Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты. Ул вузны тәмамлаучыларга кызыл дипломнар тапшырды.

«Казан федераль университетын тәмамлау - ул дәрәҗәле, сез бу хакта балаларыгызга, оныкларыгызга сөйләячәксез. КФУ-тарих белән мактана ала торган югары уку йорты. Мин сезне белем алу урыны итеп нәкъ менә КФУны сайлавыгыз белән котлыйм, ул сезнең хәтерегездә мәңгегә калачак, алга барырга һәм үсәргә ярдәм итәчәк. Үз уку йортыгызны, укытучыларыгызны онытмагыз, алар биргән белемнәрне дә онытмагыз», - диде ул, котлап. 

Шулай ук Фәрид Салахов беренче сыйныфка баручы 26 балага бүләкләр һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында канцтоварлар сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.

Чәршәмбе, 6 июль 2022, 17:23