Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел ахырына кадәр Чаллыда тагын 3 270 "акыллы" домофон урнаштырачаклар. Яр Чаллы ЗУЭСы директоры Илдар Нургалиев билгеләп үткәнчә, яңа домофон урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү халык өчен өстәмә чыгымнар китермәячәк. Аны урнаштыру өчен, гомуми җыелыш үткәрү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү дә җитә. Йорт шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе тарафыннан хезмәт күрсәтелгән очракта, бу автомат рәвештә башкарылачак.

Белгечләр тарафыннан барлыгы 730 панель урнаштырылган инде. 

 "Көзгә без аена 550 панель куюга чыгарга планлаштырабыз", - дип уртаклашты Илдар Нургалиев.

Җомга, 8 июль 2022, 10:59