Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Энтузиастлар бульварында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды.

Программа тамашачыларын сюрпризлар, тематик интерактив уеннар, татлы призлар һәм балалар иҗат коллективларыннан, студентлардан һәм шәһәребез артистларыннан якты вокал номерлары шатландырды. 

Нәни кунаклар «Фиолетовый НЕОН» берләшмәсе оештырган асфальтта рәсем ясау конкурсында үзләренең иҗади сәләтләрен бик теләп күрсәттеләр. Барлык кунакларга «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары шарлар бүләк иттеләр.

Тамашачылар бәйрәм концертында актив катнаштылар: биеделәр, артистларга кушылып җырладылар, гаилә, бәйрәм турында дүртюллык шигырь яздылар. Иң яхшы автор шигыре бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Җомга, 8 июль 2022, 16:21