Пәнҗешәмбе, 2 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөсәлия Габтракип кызы Ситдыйкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин һәм КБК оешмасы рәисе Римма Ризванова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мөсәлия Габтракип кызы ТАССРның Тукай районы Таш-Кичү авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1933 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Сугыш елларында йомырка базасында эшли: авылларга йомырка, каз, үрдәк җыеп, фронтка озаталар. 1948 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Садыйк улы Ситдыйковка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Мөсәлия Габтракип кызы Яр Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә санитарка булып эшләгән.

Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. 

Мөсәлия Габтракип кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Дүшәмбе, 11 июль 2022, 08:20