Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры җәйге каникуллар вакытында эшләүче яшь чаллылыларның хезмәт хакына игътибар итте. Наил Мәһдиев шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләренә укучыларның хезмәт хакын бертөрле итәргә тәкъдим итте.

"Бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк. Камазлылар хезмәт хакын күбрәк түли алыр иде, чөнки бу балалар соңыннан заводка эшкә киләчәк. һөнәри юнәлеш бирү нәкъ менә заводка беренче тапкыр аяк басудан башлана. Төрүче, җыештыручы булып эшләүче укучы 16 мең аламы яисә 32 мең аламы, аерма бар. Хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш, предприятиеләрдәге күп кенә әйберләргә акча бар, балалар хезмәте өчен дә табарга кирәк. Кешеләрне, балаларны яратырга кирәк. Үз чиратыбызда, без өстәмә керемнәрдән 11 миллион сум акча бүлеп бирдек, бу акчалар мәктәп укучыларының хезмәт хакына тотыла. Хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Быел Яр Чаллыда 2085 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган, августта тагын 800 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Укучылар ЭВМ операторы, тәрбияче ярдәмчесе, ярдәмче эшче, җәюче-упаковщик, территорияне җыештыручы, менеджер ярдәмчесе булып хезмәт куя.

Яшүсмерләрнең хезмәт хакы ике өлештән тора - бу эш бирүченең хезмәт хакы (билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким түгел) һәм аена 2250 сум күләмендә матди ярдәм. 

 Иң югары хезмәт хакын түбәндәге предприятиеләр түли: «СК АКВА» - 32 мең сум, «РИАТ» - 20 мең сум, «Мәдәният һәм ял паркы» - 19,1 мең сум, «Чаллы икмәге» -18,4 мең сум.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 09:57