Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова визит кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Татьяна Ларионова Тантаналар сараенда игезәк балаларга исем кушу тантанасында да булды. Биредә ул шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында Чаллы фотографы Диләрә Эстринаның күргәзмәсе белән танышты. 

Эш визиты барышында депутат 54 нче гимназиядә азык-төлек блогын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

Мәктәп ашханәсендә торбалар, электрика, тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. Хәзерге вакытта кафель белән тышлау һәм ишекләр кую эшләре бара. Капиталь ремонт кысаларында җиһазлар да яңартылачак, яңа савыт-саба сатып алыначак.

Быел республика программасы буенча Яр Чаллыда җиде мәктәп ашханәсе яңартылачак. Капиталь ремонт шулай ук  №№6, 40, 44, 45, 53, 78 нче белем бирү учреждениеләрендә көтелә.

Татьяна Ларионова гимназиядә туклану буенча «Ата-аналар контроле» ничек оештырылуы белән кызыксынды.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, ата-аналар мәктәпкә килеп, ашханәдә  бирелгән ризыкларның сыйфатын һәм туклануны оештыруны бәяли ала дип билгеләп үтте.

Депутат шулай ук  69 комплекста төзелеп килгән иң зур мәктәпне карап узды һәм НГПУ ның универсаль педагогик компетенцияләре технопаркы эшчәнлеге белән танышты.

Сишәмбе, 19 июль 2022, 10:25