Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Wildberries онлайн-кибетенең сортировка үзәге шәһәрнең сәнәгать өлешендә урнашкан. Биредә Мәскәүдән, Электростальдән, Екатеринбургтан килә торган товарларны аеру бара. Үзәк ике ай эшли.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев товарларны сортировкалау технологиясе һәм монда эшләүче хезмәткәрләр белән танышты.


Экскурсияне  үзәкнең җитәкчесе Алинә Байгулова үткәрде. Ул бирегә Самарадан күченеп килгән.

Үзәктә 180 хезмәткәр эшли. Аларның күпчелек өлеше килгән товарны кабул итә һәм бушата, бер өлеше кире кайтарылган товарларны рәсмиләштерә. Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла.

Биредә эшнең иң төп күрсәткече –- вакыт.

Эшчеләр хезмәт хакын һәр сменада ала. Әйтик, 12 сәгатьлек смена өчен 1500 сумнан 6500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Биредә эшләүчеләр үз хезмәт хакын онлайн режимда телефон аша карый ала.

Наил Мәһдиев хезмәткәрләр белән аралашты. Шуларның берсе - Шалико Думанян.

"Беренче эш көнемдә мин 2000 сумнан артык акча эшләдем, икенче көнне – 4 500, өченче көнне – 6 500 сум. Чаллыга күптән түгел кученеп килдем. Эшлим һәм университетта юристка укыйм. Мин ерактан, Петропавловск-Камчатскидан килдем. Анда шәһәр инфраструктурасы сездәге кебек үк үсеш алмаган. Биредә 65 нче комплекста яшим, миңа барысы да ошый", – дип уртаклашты 21 яшьлек эшче.

Сортировкалау үзәген ачу Татарстанда яшәүче сатып алучылар өчен товарлар көтү вакытын шактый киметә.

Чәршәмбе, 20 июль 2022, 10:31