Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Максим Топилин җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты делегациясе эш визиты белән булды. Визит барышында алар «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чиратында урнашкан предприятиеләрне карады. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы мәйданын 2100 эш урыны булдырган резидентлар били.

«Мастер» Кама индустриаль паркы территориясенең гомуми мәйданы 1 508 мең кв.м тәшкил итә.

Кунаклар «СтиС-Чаллы " заводында пыяла җитештерү һәм эшкәртү технологиясе белән таныштылар.

Компания үз эшчәнлеген 1999 елда башлаган һәм быел завод 15 еллыгын билгеләп үтә. Бүген предприятиенең заводлары бөтен ил буенча бар, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургта да.

Чаллыда ике завод урнашкан. Анда пыяла пакетлар, чыныккан пыяла җитештерәләр.

Делегация «Идун Клатч РУС» компаниясе эшчәнлеге белән дә танышты. Компания  Россиядә беренчеләрдән булып йөк автомобильләре өчен сцеплениелар җитештерә башлый. Бүег исә аена 3 000 сцепление чыгара. Эшләрнең күп өлеше автоматлаштырылган. Производствода ике KUKA роботы кулланыла. Предприятиедә барлыгы алты кеше эшли.

« "Мастер" индустриаль паркы эшчәнлеге белән таныш. Аның барлыкка килүенә мин бераз өлеш керттем. Бүген исә бу эшнең нәтиҗәләрен исәпкә алып, импортны алыштыру, мәшгульлек өлкәсендә яңа ысуллар эзләргә кирәк. Шуңа күрә без биредә, илебездәге иң яхшы тәҗрибәләрне күрү бик мөһим, ә Татарстанда алар бар», – дип уртаклашты Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, 

Пәнҗешәмбе, 21 июль 2022, 12:34