Яр Чаллыда шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында балалар ялын оештыруны тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
Мәгариф идарәсе белән берлектә «Росинка», «Солнечный», «Крылатый» лагерьлары тикшерелде. Тикшерү балаларның ял итү чараларыннан, тукланудан канәгать булуын күрсәтте. Без шулай ук корпусларның санитар торышын карадык, ул канәгатьләнерлек дәрәҗәдә. Үлән чабу буенча зур булмаган кисәтүләр бар. Иң мөһиме - ата-аналар ягыннан шикаятьләр дә юк. Мәктәп яны лагерьларында эш итү формалары бихисап. Һәр көннең үз тематикасы – иҗат көне, сәламәтлек көне. Инструктаж куркынычсызлык техникасы буенча, массакүләм чараларга чыкканда үткәрелә. Кечкенә генә кисәтүләр бар. Мәсәлән стеналарны буяу буенча. Август аенда, мәктәпләрне кабул итүгә барлык кисәтүләр дә бетереләчәк", - дип хәбәр итте Ольга Силаичева.
Шәһәрдә Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булган балаларның укырга керү мәсьәләсе дә аерым контрольдә тотыла.
«Быел дүрт мәктәп укучысы аттестатлар алды. Тугызынчы сыйныф укучылары медицина көллиятенә, Поташов исемендәге техник көллияткә, сәүдә-технология көллиятенә укырга керергә планлаштыралар.Унберенче сыйныф укучысы Иваново шәһәренә күченеп китә, ул анда укырга керә», – дип билгеләде Ольга Силаичева.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 июль 2022, 10:56